Милли проектлар
19 Май 2023, 01:20

Ясалма интеллект ярдәмгә килә

Башкортстанның цифрлы платформасына ясалма интеллект кертелгән

Ясалма интеллект ярләмгә киләЯсалма интеллект ярләмгә килә
Ясалма интеллект ярләмгә килә

. Башкортстан хакимият органнары сайтларының цифрлы платформасы эшенә яңалыклар текстлары, чаралар анонслары һәм башка мәгълүмати хәбәрләр язу өчен ясалма интеллект кертелгән. Корал хакимият органнарының матбугат хезмәтләре эшендә файдалы булачак. - Башкортстанда хакимият органнары сайтларының цифрлы платформасы инде ун елдан артык үзәкләштерелгән рәвештә кулланыла. Аның ярдәмендә безгә мәгълүмати ачыклык һәм куркынычсызлыкның закон таләпләренә туры китереп, сайтларны бер стильдә тоту җиңел. Сайтлар платформасының модернизацияләнергә, цифрлы икътисадка күчү белән бәйле яңа технологияләрне гамәлгә кертергә сәләтле булуы да безнең өчен мөһим, – дип билгеләп үтте БР Дәүләт идарәсе Цифрлы үсеш министры урынбасары Динар Шәрәфетдинов. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, сайт өчен текст әзерләгәндә ясалма интеллектны куллану бик файдалы һәм мөһим корал булып тора, ул урнаштырылган мәгълүматның сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә һәм аны аңлаешлырак итә, бу исә күбрәк кунакларны җәлеп итә. Ул бик күп мәгълүматны тиз эшкәртә һәм аны текст рәвешендә ничек күрсәтергә икәнен билгели ала, ләкин кешене һичшиксез алыштыра алмый. Чыганак: Башкортстан Республикасы дәүләт идарәсе Цифрлы үсеш министрлыгы

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас