

Башкортстанның берничә район хастаханәсе табиблары карамагына яңа электрохирургия аппаратлары килде, дип хәбәр иттеләр ЦУРда. Үзәк район хастаханәсе өчен заманча җиһазларны РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында сатып алалар. Юарлыгы 31 берәмлек техника кайтты. Бу максатларга федераль бюджеттан 15,5 млн сум акча бүленде, тагын 2,9 млн сумны республика бүлеп бирде. Сәламәтлек саклау министрлыгында аңлатуларынча, электрохирургия аппаратлары бик нәтиҗәле һәм төгәл техника. Белгечләр аны кан китүне туктату, тукымаларны бетерү һәм шешләрне ачыклау өчен кулланалар. Аппаратның төп үзенчәлеге югары ешлыклы ток белән эшләү. Бу процедураны авырттырмый үтәргә мөмкинлек бирә.. Радиодулкыннарның антисептик тәэсире һәм тукымаларга минималь тәэсире аркасында пациентлар операциядән соң тизрәк аякка басалар. Заманча электрохирургия аппаратларын алучылар арасында — Кырмаскалы һәм Чакмагыш үзәк район хастаханәләре.