Милли проектлар
18 Май 2023, 07:28

“Яхшы педагог булырга телим!”

Өметле яшь укытучылар үсә!

“Яхшы педагог булырга телим!”“Яхшы педагог булырга телим!”
“Яхшы педагог булырга телим!”

Өметле яшь укытучылар үсә!

 

Уфада “Русия укытучыларының киләчәк буыны” Бөтенрусия форум-конкурсы тәмамланды.  Ул “Мөгаллим һәм остаз елына” багышланды.

Конкурс 13-18 майларда М.Акмулла исемендәге педагогия университетында узды.

Ярышта Русиянең төрле төбәкләрендәге 25 югары уку йортыннан өч дистә иң –иң булган студентлар килгән иде. Биш көн дәвамында ике турда төрле ярышлар үтте алар.

БДПУда булачак мөгаллимнәр һөнәри осталыкка диагностика үттеләр һәм үз проектлары белән таныштырдылар. Уфа мәктәпләрендә “Иң мөһиме турында сөйләшү” сәгатьләре уздырдылар.

Икенче турга 9 кеше үтте. Алар 17 майда “Мәктәп чынбарлыклары” дәресләре уздырдылар. Бу сәгатьләрдә алар дәресне, фәнне белү тирәнлеоен генә түгел,  ә сыйныфта укучылар белән килеп туучы төрле хәлләрдән чыгу юлларын табу өстендә эшләде.

 Конкурсантларны 11 төбәктән килгән «Ел укытучысы», «Башкортстан ел укытучысы» дәрәҗәсенә ия булган 22 эксперт бәяләде.

 17 майда «Торатау» Конгресс-холлында конкурсны ябу тантанасы узды. Анда абруйлы кунаклар РФ Мәгариф министрлыгының укытучыларга социаль хезмәт күрсәтү, һөнәри үсеш һәм әзерлек департаменты директоры урынбасары В.Боков һәм башка җаваплы кешеләр һәм БДПУ ректоры С.Сәгыйтов катнашты.

«Бу форум-конкурс сезгә педагогик вузларда салынган һөнәри осталыкны сынауга гына юнәлтелмәгән. Минемчә, бу дусларны очраштыра, аралаштыра, тәҗрибә уртаклаша, яңа дуслар табарга ярдәм итә торган урын.

Мин сезгә бу бай тәҗрибәгезне киләчәктә куллануыгызны телим.

Сез – Рөсиянең иң яхшы укытучылары!» – дип мөрәҗәгать итте конкурсантларга Русия Мәгариф министрлыгы Академиясенең педагогик вузлар белән эшләү Идарәсе начальнигы Инна Валентиновна Головина.

 «без бу конкурсны икенче тапкыр уздырабыз, узган ел белән чагыштырганда бәйге шартлар үзгәреш кичергән. Конкурс – ул характерга сынау. Осталар булуыгызны сез расладыгыз, хәзер аны, тормыш дәвамында, матурлык һәм яхшылык чәчәр өчен мәктәпләргә баргач тагын расларсыз!» – диде конкурсантларны котлап БДПУ ректоры Салават Сәгыйтов.

Экспертлар, нәтиҗә ясагач, 3 дипломант билгеләделәр. Алар - Алена Евграфова (А.И. Герцен исемендәге Русия дәүләт педагогия университеты ), Инна Шарнина (И.Н. Ульянов исемендәге Ульян дәүләт педагогия университеты), Марина Иовенко (Омск дәүләт педагогия университеты).

3 дәрәҗә лауреат  исеменә Мәдинә Дәниева (Чечен дәүләт педагогия университеты), Ирина Ефремова (Шадринск дәүләт педагогия университеты) һәм Елена Евсеева (В.Г. Короленко исменедәге Глазовск дәүләт педагогия университеты ) лаек булдылар.
2 дәрәҗәдә – Данил Бобров (М.Акмулла исемендәге БДПУ) һәм Ольга Ковалева (В.П. Астафьев исмендәге Красноярск дәүләт педагогия университеты ) .

1 дәрәҗә дипломы белән бүләкләнеп, җиңүче титулына лаек булган булачак укытучы дип Илья Лукьянов (Л.Н. Толстой исемендәге Тула дәүләт педагогия университеты) танылды.

Җиңүчеләр һәм призерлпр акчалата һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды. Дипломантларга – 15000, 3 урынга –  20 000, 2 урынга – 25000, ә җиңүчеләргә 50 000 сум бүләк ителде.

«Педагогикага мәхәббәт балаларга карата мәхәббәт белән ярала. Аларга зыян итмәскә теләп бу фәнне тирәнтен өйрәнә башлыйсың, бу фән белән синең укучыларыңның язмышы тыгыз бәйләнгән. Мин киләчәктә укып чыгып, яхшы педагог булырга телим», –диде Илья Лукьянов.

“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында узучы башка мондый мәгънәле чаралар да белем учакларына төпле белемле, балаларны һәм һөнәрен яраткан яшьләргә киң юллар ачсын.

 

 

Фото: bspu

“Яхшы педагог булырга телим!”
“Яхшы педагог булырга телим!”
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас