Милли проектлар
18 Май 2023, 05:28

Никахны теркәү гаризасын МФЦда тапшыр!

Яңалык бүген гамәлгә керде.

Никахны теркәү гаризасын МФЦда тапшыр!Никахны теркәү гаризасын МФЦда тапшыр!
Никахны теркәү гаризасын МФЦда тапшыр!

Яңалык бүген гамәлгә керде.

 

Бүгеннән башлап, Башкортстан кешеләре никах теркәү гаризасын МФЦда тапшыра ала.

- Балигъ булган, гаилә корырга, гомер юлларын бергә, парлап узарга телүче гашыйк ир-егет беләy сылу зат гражданнарыбыз үзләренә уңайлы, якын урнашкан күп функцияле үзәккә барып, никахларын теркәү турында гаризаны тапшыра ала. МФЦда аны кабул итәләр!  Шунда ук ук никах көнен, сәгатен, урынын сайлап була.

Шул ук вакытта, алты шәһәрдә (Уфа, Күмертау, Сибай, Мәләвез, Октябрьский, Стәрлетамакта)  безнең МФЦ хезмәткәрләре теләсә кайсы уңайлы урынга чыгып гариза кабул итә ала, - дип белдерә республика МФЦ челтәрләре директоры Наталья Куприянова. - МФЦ аша гариза тапшыруның үзенчәлеге шунда, якындагы МФЦ аша төбәкнең кайсы ЗАГС бүлегендә никах теркәү мөмкинлеге бар.

Никахны теркәү өчен гариза тапшырганда булачак парның икесенә дә (берсе килә алмаганда, нотариуста расланган гариза да гамәлдә) документлар белән килү һәм 350 сум дәүләт пошлинасы түләү шарт булып тора. Туачак парның берәрсе элек никахта торган булса, ул никахын таркату турындагы документ та теркәлә.

Моңа кагылышлы сораулар белән контакт-үзәккә:

+7-(347)-246-55-33, +7-(927)-33-33-10  телефоннары буенча, яки mfcrb.ru рәсми сайтына мөрәҗәгать итеп була.

Белешмә: МФЦда бу хезмәтне  күрсәтү турында мәгълүмат Уфада февраль аенда узган 10нчы юбилей төбәкара туй күргәзмәсендә игълан ителгән иде һәм ул гаилә көне уңаеннан гамәлгә кертелде. Яңа мөмкинлекләр “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында актуаль һәм ул нәтиҗәле булыр дип ышанасы килә.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас