Милли проектлар
17 Май 2023, 00:45

Юл төзекләндерү эшләре кыза

 Аскын һәм Бәләбәй районнарында зур эшләр башланды.

Юл төзекләндерү эшләре кызаЮл төзекләндерү эшләре кыза
Юл төзекләндерү эшләре кыза

Гомумән алганда, 2023 елда 16 муниципаль берәмлектә 181 км юл “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында тәртипкә китереләчәк. Шуларның 116 чакрымына асфальт -  бетон түшәләчәк, 65 чакрымына вакланган таш җәеләчәк.

Аскын районында подрядчик Явгилдино - Шучье озеро аралыгында юл өслеген тигезли. Анда яңа материаллар һәм технологияләр ярдәмендә 13 км  юл бүлегенә таш түшәү планлаштырыла. Бәләбәй районында Глюховская - Знаменка юл аралыгының 11 км асфальтланган өлешен ремонтлау башланган. Барлык эшләр октябрьдә тәмамланырга тиеш.

Чыганак: gtrk.tv

Фото: gtrk.tv

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас