Милли проектлар
16 Май 2023, 08:15

Заманча технологияләр уңышлы дәваларга булыша

Кырмыскалы үзәк район дәваханәсенә электр хирургиясе корылмасы кайтарылган.

Заманча технологияләр уңышлы дәваларга булышаЗаманча технологияләр уңышлы дәваларга булыша
Заманча технологияләр уңышлы дәваларга булыша

"Элепс" дип аталган әлеге яңа корылма "Сәламәтлек саклау" милли проектының "Беренчел звеноны модернизацияләү" программасы булышлыгында сатып алынган. Билгеле ки, милли проект программалары Русия президенты Владимир Путин фәрманы буенча тормышка ашырыла.
Яңа корылма операциядән соң пациентларга тизрәк терелергә ярдәм итә. Югары ешлыктагы электр тогы белән эшләү - аның үзенчәлеге. Дәвалау вакытында пациентлар һичнинди авыртуны тоймый, яралар тизрәк төзәлә, бу исә инфекцияләр йоктыру куркынычын киметә, чөнки югары ешлыктагы электр дулкыннары микробларны юк итә.

"Башнформ" буенча.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас