Милли проектлар
16 Май 2023, 14:05

Уфа тагын да кунакчылрак булачак

Уфа үзәгенең туристик коды программасын финанслауга 213 млн. сумнан күбрәк акча юнәлтү планлаштырыла.

Уфа тагын да кунакчылрак булачакУфа тагын да кунакчылрак булачак
Уфа тагын да кунакчылрак булачак

Шуның 208,8 млн. сумы федераль бюджеттан булса, 4,3 млн. сумы - республика казнасыннан, 1,9 млн. сум исә муниципаль бюджетлар ярдәме булачак.
БР эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов билгеләвенчә, "Уфа -тәэссоратлар башкаласы" проектының максаты - туристик агымны көчәйтү, туристлар өчен киңлекләрне үстерү, башкалада яшәүчеләр һәм туристлар өчен популяр ял итү урыннарын тәрбияләү, күпсанлы кунакларны кабул итү өчен шартлар тудыру, 2024 елда Уфаның 450 еллыгын билгеләү өчен вакыйгалар инфраструктураларын тәэмин итү.
Республика хөкүмәте җитәкчесе Андрей Назаров башкала үзәгенең туристик кодын төзекләндерү проектын 2023 ел ахырына кадәр гамәлгә ашыру бурычын куйды. "Былтыр "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" милли проекты кысаларында Уфа "Уфа - тәэссоратлар башкаласы" проекты белән шәһәрләрнең туристик үзәкләрен төзекләндерү буенча проектларны сайлап алу бәйгесендә җиңде. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 208,8 млн. сум бүленде", -диде премьер-министр.
Искә төшерик: шәһәрләрнең туристик үзәкләрен төзекләндерү - "Ростуризм"ның өр-яңа чарасы. Ул быелдан алып "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" милли проекты кысаларында эшли башлады.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас