

Бишбүләк районы эшкуары Илдар Биктимеров 2021 елда “Агростартап” бәйгесендә катнашкан. Ул вакытта инде ул, 61 гектар җирне арендалап, малчылык белән шөгыльләнә башлаган.
“Минем бизнес-планның төп максаты малчылыкны үстерү иде. Мин аны конкурс комиссиясе алдында ышанычлы якладым. Җиңеп яулаган 4,4 миллион сумга 20 баш симменталь токымлы башмаклар сатып алдым. Трактор, төягеч, печән чапкыч, җыйгыч һәм башка техника сатып алдым”, – ди эшкуар.
Бүген Биктимеровның хуҗалыгында 60 баш сыер, кирәкле һәммә техника бар. Фермер бөртекле һәм мал азыгы культуралары да үстерә.
Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан әйтүләренчә, “Агростартап” гранты ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларындагы “Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү” төбәк проекты буенча бүленә. Малчылык проектлары өчен грантның суммасы – 7 миллион сумга кадәр, башкалары буенча 5 миллион сумга кадәр карала.