Милли проектлар
15 Мая 2023, 12:30

Хәтер бакчасы

Үсентеләрне окоплардан алганнар. 

Гафури районында “Вороново-2023” эзләнү экспедициясендә катнашучылар “Хәтер бакчасы” утыртты.

Ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында оештырылган “Патриотик тәрбия” төбәк проекты кысаларында Гафури районының “Батыр”, “Десант 37” һәм “Пересвет” эзләнү отрядлары катнашкан. Алар ике атна буена Ленинград өлкәсендә эзләнү эшләре алып барган.

Чоку эшләре барышында эзләнүчеләр дүрт ылыслы агач алып кайткан. Аларны Красноусол авылының Хәрби Дан алееясында утыртканнар. Чарада район хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов, “Красноусол” шифаханәсе директоры Рамил Бәдретдинов катнашкан.

“Волхов фронтының шул участогында Башкортстаннан күп солдатлар сугышкан. Үсентеләрне окоплардан алдык. Алар бездә үссеннәр һәм безнең киләчәк өчен үзләренең гомерен корбан иткән батырлар каһарманлыгы турында тере хатирә булып искә төшереп торсыннар”, – ди “Десант 37” отряды җитәкчесе Василий Калачигов.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас