

Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең вузара студент кампусының беренче чиратында пластик калдыкларны эшкәртү буенча лаборатория ачылачак.
Уфаның фән һәм технологияләр университетында 7 фәнни-белем бирү һәм тикшеренүләр үзәкләре эшлиячәк. Проектларның урнашуы шундый итеп уйланылган ки: яшь галимнәргә үзләренең эш нәтиҗәләрен базар өчен әзер продукт итеп әзерләргә мөмкинлекләр ачылачак. Шуларның берсе – бинаның икенче катында урнашачак. Ул – полимер композицион материаллар лабораториясе. Юнәлеше – студентларга “Фән һәм университетлар” милли проекты кысаларында фән белән җиң сызганып шөгыльләнү мөмкинлекләрен булдыру.
Уфаның фән һәм технологияләр университетында үткәрелгән тикшеренүләр көнүзәк проблемаларны хәл итүгә булышачак, ди белгечләр.