

Башкортстан авылларында яшәүче халыклар, бөтенләй бушлай, заманча техникаларда һәм иң яхшы табибларда тикшерү үтү мөмкинлегенә ия.
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров карарына ярашлы, тагын да “Сәламәтлек поездлары” йөри башлады. Болар – күчеп йөри торган мобиль комплекслар. Аларда заманча техника – флюорографлар, маммографлар, диагностика үзәкләре, стоматология кабинетлары урнаштырылган. Шулай ук анда иң яхшы табиблар: неврологлар, терапевтлар, урологлар, стоматологлар кабул итә.
Әйткәндәй, үткән елда “Сәламәтлек поездлары” 55 районның 259 авылында булырга өлгергән. 274 табиб 43 мең кешенең саулыгын тикшергән.
Фото: bashinform.ru