

Күптән түгел Чакмагыш район үзәк дәваханәсенә яңа электр хирургия аппараты кайтарылды.
Заманча медицина корылмасын кайтару Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында башкарылды.
Билгеле булуынча, электр хирургия аппараты йомшак тән тукымаларын кисү һәм канны туктату өчен файдаланыла. Аның төп үзенчәлеге – югары ешлыктагы электр тогы белән эшләү. Пациент авырту яки нинди дә булса уңайсызлык сизми, чөнки бу процедура тән тукымаларына зыян китерми. Моннан тыш, мондый ысул организмны төрле инфекцияләр үтеп керүдән дә саклый.
Фото: bashinform.ru