

Менә шундый уй-фикерләр белән яши Иске Балтачның беренче санлы мәктәбендә белем алучы югары сыйныф укучылары.
Советлар Союзы герое Үлмәс Шакир улы Шакиров исемен йөрткән бу мәктәптә белем алучы укучылар Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында тормышка ашырылган “Уңайлы шәһәр мохите” федераль проектына кушылып, Иске Балтачтагы җәмәгать урыннарын төзекләндерүне тәкъдим итеп, видеоролик эшләгән.
Хәзер инде матурлыкка күмелеп яшәргә теләүче кешеләрне алар 2024 елда төзекләндерү проектларын тормышка ашыру өчен тавыш бирергә чакыралар.