

Владимир Путин указына ярашлы тормышка ашырылучы “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Беренчел звеноны модернизацияләү” программасы кысаларында Кушнаренко үзәк дәваханәсенә яңа “Элипс” электрохирургия аппараты кайтарылган.
“Элепс”электрохирургия аппаратын кан агуны туктату, тукымаларны кисеп алу һәм тукымаларда шешне ачыклау өчен кулланалар. Ул югары ешлыктагы электр тогы ярдәмендә эшли. Пациент өчен авыртусыз процедура үткәрергә ярдәм итә.
Тукымага зыян китермичә, нерв очларын стимуллаштыру хисабына тормышка ашырыла. Әлеге аппаратны кулланганда яралар тизрәк төзәлә. Аны хирургиядә һәм гинекологиядә кулланалар.
фото: contenta.info