Милли проектлар
11 Май 2023, 05:52

Сәнгать мәктәбе яңартыла

Аны милли проект кысаларында ремонтлыйлар

Сәнгать мәктәбе яңартылаСәнгать мәктәбе яңартыла
Сәнгать мәктәбе яңартыла

Башкортстан республикасының Нефтекама шәһәрендә балалар сәнгать мәктәбе 1969 елда ачылган. Бүгенге көндә анда 885 бала шөгыльләнә, 23 укытучы эшли. Алар төрле елларда дәрәҗәле халыкара һәм республика конкурслары лауреатларын һәм дпломантларын тәрбияләгән.  

“Мәдәният” милли проектын тормышка ашыру кысаларында март ахырында әлеге бинада капиталь ремонт эшләре башланган.

Яңартылган бина үз ишекләрен сентябрьдә ачар дип көтелә. Матур заманча сәнгать мәктәбен белем бирү сыйфаты тагын да артыр. Анда тагын да күбрәк талантлы балалар җыелыр дигән өметтә шәһәр хакимияте вәкилләре.  

Чыганак: Нефтекама шәһәре хакимите.  

Фото: bashkortostan.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас