Милли проектлар
10 Май 2023, 04:15

“Хәтер бакчасы”

Күгәнәк урманчылыгы участогында.  

“Хәтер бакчасы”“Хәтер бакчасы”
“Хәтер бакчасы”

Күгәнәк урманчылыгы участогында.

 

«Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 2,2 мең нарат үсентесе утырттылар.

Башкортстан Республикасының  Стәрлетамак урман хуҗалыгы буенча "Урманчылык Идарәлеге" бүлекчәсенең Стәрлетамак урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, шулай ук Стәрлетамак федераль дәүләт урман һәм янгыннан тикшерү районара территориаль бүлекчәсе җитәкчесе РҖД коллективы белән берлектә "Хәтер бакчасы"  акциясе кысаларында 1,1 гектар мәйданда 2,2 мең төп нарат утырттылар.

Нарат үсентеләре Тын Ашкадар питомнигында үстерелгән.

Акциядә 23 кеше катнашкан.

"Хәтер бакчасы" акциясе ел да уза. Аның максаты – Бөек Ватан сугышы елларында  һәр һәлак булган кеше истәлегенә 27 млн агач утырту.

Бу акция 22 майга кадәр дәвам итә. Акция В. Путинның май указлары буенча эшләп килүче "Экология'" гомумдәүләт проекты кысаларында уза.

Башкортстан урманчылары алдында быел 14,8 мең гектар мәйданда шундый урман тергезү эшләре тора.

6,7 мең гектарда урманнарны ясалма рәвештә тергезү эше көтә.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас