Русия Президенты Владимир Путинның май Указы белән расланган "Демография" милли проекты кысаларында Октябрьский шәһәренең Спорт сарае бассейнында 2023 елгы спартакиада исәбенә шәһәрнең җитештерү коллективлары һәм оешмалары командалары арасында йөзү буенча ярышлар узган.
Ярышларда шәһәрнең 10 предприятие һәм оешма командасыннан 100гә якын кеше катнашкан. Хезмәткәрләр арасында 50 метр дистанциягә йөзү буенча ярышканнар. Октябрьский шәһәре хакимиятенең спорт һәм физик культура комитеты рәисе Илдар Рамазанов:
"Йөзү буенча әлеге ярышлар белән спартакиада кысаларында уза торган ярышлар сериясе дәвам итте. Спортчыларга актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәм, ныклы сәламәтлек һәм югары нәтиҗәләргә ирешүләрен телим", - диде.