Милли проектлар
5 Май 2023, 03:05

Тәтешле дәваханасенә эндоскоп кайткан

Тәтешле дәваханасенә эндоскоп кайтканТәтешле дәваханасенә эндоскоп кайткан
Тәтешле дәваханасенә эндоскоп кайткан

Югары Тәтешле үзәк район хастаханәсе "Fujifilm ЕР-6000" видеоэндоскопиясе системасын сатып алды. Бу РФ Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Эндоскопик система эчке органнарны тикшерүдә ярдәм итүче җайланма. Нечкә һәм уңайлы EG-720R эндоскопы иң югары стандартларга туры килгән ачык һәм төгәл сурәтләр бирә. Эндоскоп ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәтләрен, ашказаны-эчәк тракты шешләрен, гастритның башланган формаларын һәм ашказаны-эчәк системасының башка авыруларын ачыклау өчен кулланылачак. - Бу җиһаз ярдәмендә без тукымаларга зыян салмыйча гына югары сыйфатлы сурәтләр ала алабыз, бу төрле авыруларга диагноз куярга мөмкинлек бирә. Диагностиканың яхшы нәтиҗәләрен биреп, җайланма беренче кулланылышта үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады инде, - диде Илгиз Шәңгәрәев.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас