Милли проектлар
4 Май 2023, 20:19

Чирне вакытында ачыклау мөһим

Чирне вакытында ачыклау мөһимЧирне вакытында ачыклау мөһим
Чирне вакытында ачыклау мөһим

Чишмә район хастаханәсе милли проект кысаларында 9 млн сумнан артык бәягә җиһазлар сатып алган.

"Ренекс-Ф-5000" дип аталган заманча флюорография төшерү аппараты файдалануга тапшырылды, дип хәбәр итәләр БР Сәламәтлек саклау министрлыгында. Яңа уникаль җиһазның бәясе 9 300 000 сум. Бу җиһазларны «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк программасы ярдәмендә сатып алынган.

Табиблар әйтүенчә, «Ренекс-Ф-5000» аппараты туберкулезны, онкологик һәм башка үпкә авыруларын иртә ачыклау максатыннан пациентның рентген сурәтләрен алу өчен билгеләнгән.

«Ренекс Ф-5000» аппаратында югары резолюцияле детектор кулланыла, бу түбән нурланыш белән сәламәтлеккә зыян салмыйча гына сыйфатлы фото алырга мөмкинлек бирә.  Чишмә районы хастаханәсенең баш табибы Радик Галимов хәзер инде районда медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты шактый яхшырачак дип ышана. Аның сүзләренчә, бу яңа заманча җиһаз ярдәмендә бер төймәгә генә басып фото төшерү мөмкин, димәк, тикшерү үтәсе пациентлар саны гына түгел, ә авыруны вакытында ачыклау һәм медицина ярдәме күрсәтү дә артачак.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас