

Аскын районы хастаханәсенә "РУ-Скан-60" дип аталган УЗИ аппараты кайткан.
Ул"Сәламәтлек саклау" милли проектының "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" федераль проектын гамәлгә ашыру максаты белән алынды.
"РУ-Скан- 60" - күп функцияле җиһаз, аның ярдәмендә кан тамырларын тикшерү, эхокардиография, гинекология, урология, травматология һәм ортопедия буенча тикшеренүләр үткәрелә. Әйткәндәй, республика дәваханәләренә кайтарылган барлык медицина җиһазлары да диярлек «Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә файдалана. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган бу милли проект 2019 елда старт алды.