Милли проектлар
4 Май 2023, 06:36

“Минем бизнес” үзе килә

Барып йөрисе түгел...

https://bash.newshttps://bash.news
https://bash.news

Башкортстанда “Минем бизнес” үзәгенең мобиль офислары урыннарга чыгу эшен тергезгән.

Сибай, Акъяр һәм Иске Собханкул эшкуарлары үзләрен кызыксындырган сораулар буенча урында консультацияләр алган да инде.

“Мобиль офисларның төп максаты – Үзәк хезмәтләрен эшкуарларга якынрак һәм уңайлырак итү. Мондый очрашуларда бизнес белән шөгыльләнүчеләр үзләренә кирәкле җавапларны ишетә, ярдәм чаралары турында тулы мәгълүмат ала”, – ди эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Октябрь аена кадәр тагын 18 муниципалитетта шундый очрашулар үтәчәк. Алар барысы да ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында оештырыла.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас