Милли проектлар
4 Май 2023, 05:55

“Элепс” кайткан

Аны күптән көткәннәр.

Чакмагыш районының үзәк дәваханәсенә яңа электрхирургиясе аппараты кайтарылган.

“Элепс” исемле бу корылманы ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында сатып алганнар.

Әлеге аппарат йомшак тукымаларны кисү һәм кан агуны туктату өчен кулланыла. Аның үзенчәлеге шунда – ул югары ешлыктагы электр тогы белән эшли. Шуңа пациент авыртуны артык сизми. Яралар да тизрәк уңала, җөйләр калмый. Шулай ук инфекция йоктыру хәвефе дә кими, чөнки югары ешлыктагы дулкыннар барлык микробларны үтерә.

“Яңа электрхирургик система белгечләрнең эшенә яңа мөмкинлекләр ача”, – ди Чакмагыш районы дәваханәсе баш табибы Алинә Латыйпова.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас