Милли проектлар
3 Май 2023, 03:16

Милли проект буенча микрозайм алган

“Башкорт микрокредит компаниясе”  Белорет районының Яңа Абзак авылында кунакханәсе булган шәхси эшкуар Азамат Гайсинны 4,9 миллион сум күләмдә микрозайм  белән  тәэмин иткән. Бу хакта төбәк хөкүмәтендә хәбәр итәләр.

Бу акчаларга эшкуар кунакханә биналарына ремонт ясап бетерәчәк. Моннан тыш, микрозайм чыганакларына Азамат Гайсин эшкә яңа өч хезмәткәр алган. “Башкорт микрокредит компаниясе”  аңа югары ставкалы банк кредитларын рефинансларга тәкъдим иткән.

Микрофинанс ярдәм республикада “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм” милли проекты кысаларында оештырылган.  

Чыганак: bash.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас