

Күптән түгел Агыйдел шәһәрендә “Актив озын гомерлелек” клублары катнашлыгында КВН уеннары гөрләп үтте.
Тугыз команда көч сынашкан бу чара Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Демография” милли проектының “Өлкән буын” проекты кысаларында оештырылды.
Уенда катнашучыларны сәламләп, Агыйдел шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Илүс Ялашев болай диде:
-Элек без иҗади һәм спорт юнәлешендәге чаралар үткәргән бар иде, ләкин барыбыз да яраткан КВН уены тәүге тапкыр оештырылды. Без аны сезнең үзегездәге юмор сәләтен күрсәтә алуыгызны теләп үткәрәбез.