

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан саен дулкынлану хисе арта бара. Бигрәк тә өлкән буын 9 Майны зур дулкынлану белән каршылый.
Башкортстан почтальоннары Бөек Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына Русия Президенты Владимир Путинның шәхси котлавын тапшырачак.
2 майдан алып 8 майга кадәр республика буенча 13 меңгә якын хөрмәтле адресатка котлау хатлары тапшырылачак.
Конверт эчендә - дәүләт Башлыгы Владимир Путин тарафыннан имзаланган Бөек Җиңүнең 78 еллыгы белән котлау открыткасы.
Бөтен Русия буенча якынча 500 мең ветеранга президентның котлау хаты барып ирешәчәк.