

“Авангард” укыту-методик үзәге базасында Караидел районындагы 10 нчы сыйныфларның 30 егете өчен уку җыеннары сменасы башланды. Хәзерге вакытта алар теоретик һәм практик өлешне уку җыеннары кысаларында өйрәнә башлаган инде.
Уку җыеннарында катнашучы егетләрнең күпчелеге - Караидел авылындагы урта мәктәп укучылары, анда 2019 елда «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәге төзелгән. "Мәгариф" милли проекты буенча алынган җиһазлар ярдәмендә, хәрби-медицина әзерлегенең башлангыч күнекмәләрен укучылар "Үсеш ноктасы" мәгариф үзәкләрендә дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында алалар.
"Уку җыеннары - унынчы сыйныф программасына керә торган "Тормыш иминлеге нигезләре" предметының гамәли өлеше. Аларга биш уку көне бирелде. ОБЖ буенча дәресләрдә алынган белем һәм күнекмәләрне ныгыту максатыннан, укучылар белән уку җыеннары уздырыла”, - дип билгеләде икенче Караидел урта мәктәбе укытучысы Дим Дәүләтҗанов.
Әлеге чара "Мәгариф" милли проекты кысаларында оештырылган. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар 2019 елда старт алды.