Милли проектлар
27 апрель 2023, 19:52

Уфада Галле урамын төзекләндерә башладылар

Уфада Галле урамын төзекләндерә башладыларУфада Галле урамын төзекләндерә башладылар
Уфада Галле урамын төзекләндерә башладылар

 Уфада кичәдән башлап Галле урамын ремонтлый башлыйлар, дип хәбәр иттеләр мэриянең матбугат хезмәтендә.

Галле урамы Уфаның иң җанлы урамнарның берсе булып санала. Көн саен аның аша берничә дистә мең автомобиль үтә. "Бүгенге көндә Октябрь проспектыннан Рихард Зорге урамына кадәрге участок алама хәлдә һәм ул норматив таләпләргә туры килми. Тиздән бу проблема "Хәвефсез сыйфатлы юллар" илкүләм проекты ярдәмендә хәл ителәчәк", — дип белдерделәр Уфа хакимиятенең матбугат хезмәтендә . - 26 апрельдән подрядчы оешма бу урамны ремонтлый башлаячак. Аның озынлыгы 590 метр тәшкил итә. Бу юл участогында ремонт эшләрен 2023 елның октябрь башына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Барлык эшләр Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан барлыкка килгән «Хәвефсез сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында башкарыла.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас