Милли проектлар
27 Апреля 2023, 20:32

Стәрлетамакта 16 светофор яңартылачак

Стәрлетамакта 16 светофор яңартылачакСтәрлетамакта 16 светофор яңартылачак
Стәрлетамакта 16 светофор яңартылачак

Стәрлетамакта быел 16 светофор яңартылачак, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.

Вокзал, Сакко һәм Ванцетти урамнары чатларында дүрт яңа светофор урнаштырылган. Якын арада Ильич һәм Полевая урамнары киселешендә тагын дүрт светофорны яңарту планлаштырыла. Моннан тыш, Артем һәм Ибраһимов, Вокзальная һәм Нагуманов урамнары киселешләрендә сигез светофор урнаштырылачак.

Светофорларны яңарту - Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары“ милли проектының бурычларының берсе», - дип билгеләп үтте Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.

Республиканың бу шәһәрендә светофорларны урнаштыру һәм реконструкцияләү эшләрен 2023 елның 30 июненә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас