Милли проектлар
27 апрель 2023, 09:35

Ятимнәр бәхете

Айдар белән Лилия йортлы булыр.  

Ятимнәр бәхетеЯтимнәр бәхете
Ятимнәр бәхете

Айдар белән Лилия йортлы булыр.

 

Борай районында торак сертификатлары тапшырдылар. 23 яшькә җиткән ятим егет Айдар Закиров һәм ятимә кыз Ленария Нурисламова торак сертификатына ия булдылар.

 Хәзер алар социаль түләүдән файдаланып, үзаллы торак сайлап, Уфада яки Благовещен шәһәрендә үз йортларына ия була алалар.

Уңайлы торак белән тәэмин итү “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Торак” төбәк проектының өстенлекле максаты булып тора.

Ятим балалар һәм аларга тиңләштерелгән категорияләр хәзер бюджет исәбенә муниципалитет сатып алган фатир ачкычларына гына түгел,  арытаба шәхси квадрат метрлар сатып алуга сертификатка да ия булалар.
Элегрәк ятимнәргә махсуслаштырылган торак фондыннан биш елга найм килешүе буенча торак бирелеп, биш елдан соң гына ул аларның шәхси мөлкәтенә әверелә иде.

Район җитәкчелеге яшь кешеләрне котлап, изге теләкләрен белдерде:

“Без кешеләрнең якты, җылы һәм уңайлы фатирлы булуын алга куябыз.

Бүген сезнең тормышыгызда бик истәлекле вакыйга. Бу яхшы старт сезгә киләчәктә үз гаиләләрегезне корырга, эш һәм тормышта үз урыныгызны табарга ярдәм итәр. Сез якын арада уңайлы һәм якты фатирыгызга ия булырсыз дип ышанабыз!».

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас