

2021 елда Ильвер Хәбибуллин иске май кысу цехын сатып ала. Аны ремонтлый, кирәкле җиһазлар сатып ала. Чимал алырга акчасы җитми. Узган елда ул район хакимиятендә үткән "Эшкуарлык сәгате"нә мөрәҗәгать итә. Эшкуарга кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм булышу буенча муниципаль программада катнашырга тәкъдим ителәр, дип хәбәр итә Стәрлебаш районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге.
Ильвер Хәбибуллинга чимал алуга чыгымын каплауга субсидия бирелә. Бүген аның предприятиесе җитештергән майга урындагы халык арасында сорау зур. Тиздән ул " Башкортостан продукты" билгесен алырга җыена, бу продукцияга республика буенча кибетләргә чыгарга мөмкинлек бирәчәк.
РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән "Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык башлангычына булышу" милли проекты чикләрендә оештырылган "Эшкуарлык сәгате"ндә катнашу өчен Башкортстан Республикасының инвестиция порталында гариза калдырырга кирәк. Шулай ук урындагы бизнес-шерифларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Чыганак: https://vk.com/wall413272232_977272