

Русия Фән һәм мәгариф министры Валерий Фальков Югары уку йортларына максатчан юллама буенча кабул итүдә яңалыклар белән таныштырды.
Белүебезчә, юллама белән килгән яшь кеше, БДИ баллары түбәнрәк булса да, гомум конкурстан тыш укырга алына.
Быел аңа кагылышлы кертелгән яңалыклар 2024 елдан гамәлгә кертелә.
Димәк:
Студентны укырга җибәрүче оешма максатчан юллама килешүе төзү турында тәкъдимнәрен «Работа в России» платформасында урнаштырачак.
Абитуриентлар өчен бу шул яклап файдалы – яшь кешеләр максатчан белем алу һәм арытаба эшләү төбәген сайлый алачак, шул ук вакытта «Росатом», «Ростех», «Газпром», «Роснефть» кебек эре предпритиеләрдә дә.
1 майда (2024 елда) абитуриентларның максатчан юллама квотлары кысаларында кабул ителү шартлары «Работа в России» платформасыннан «Госуслуги» порталындагы «Поступление в вуз онлайн» суперсервисына күчә.
Бу абитуриентларның документлары автоматик рәвештә күчүне аңлата.
1 майдан (2024 елда) максатчан белем алу турында килешүе абитуриентны кабул итеп, уку елы башланганчы төзеләчәк.
Әмма кайсыбер Югары уку йортларында максатчан юллама белән дә конкурс бар.
Максатчан квота буенча бакалавриатка һәм специалитетка укырга барганда абитуриент бер генә вузга, бер генә юнәлештә документаларын тапшыра ала.
«Целевик»ларга барысын да алдан, тәгаен билгеләргә туры киләчәк.
Укуны тәмамлагач, аны укырга юнәлткән оешмада эшләргә тиеш була.
Ә предприятие яшь белгечкә эш урыны булдырырга тиеш.
Фальков белдерүенчә, 2022 ел нәтиҗәләре югары уку йортларын максатчан юллама буенча тәмамлаган 70% артык яшь белгечнең эшкә урнашуын күрсәтә. Ә нигә ул 100 % түгел, дигән сорау туа, әлбәттә. 2022 елда 34 меңнән артык яшь кеше максатчан юллама буенча белем алып чыккан. Бу саннар безнең Башкортстан югары уку йортларын да үз эченә ала. “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә куелган мәгариф системасы эшчәнлеге күбрәк яшь белгечләргә мөмкинлекләр табар дип ышанасы килә.
Фото: сайт Министерства Науки и высшего образования Российской Федерации.