

Бу объектлар "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проектын тормышка ашыру ярдәмендә яңартылачак, дип хәбәр итә Транспорт министрлыгы.
“Стәрлетамакта без ел саен 40ка якын юл участогын ремонтлыйбыз. Безнең төп бурычыбыз - шәһәр кешеләре өчен юлларны хәвефсез һәм уңайлы итү. Асфальт-бетон юл өслеген ремонтлау белән беррәттән, эшчеләр юл кыры ташларын алыштыралар һәм юл билгеләрен яңарталар”, - ди Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
Планлаштырылган эшләр 31 июльгә тәмамланырга тиеш. Милли проект ил юлларын уңайлы һәм хәвефсез итәр өчен эшләнгән. Аның төп максаты - 2030 елга юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр санын 3,5 тапкыр киметү. Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән милли проектларны тормышка ашыру 2019 елда башланды.
Чыганак:https://gtrk.tv
Фото: https://gtrk.tv