Милли проектлар
25 апрель 2023, 00:26

Медицина ярдәме үзе килә

"Сәламәтлек поездлары" бу атнада республиканың алты районында эшләячәк.

Медицина ярдәме үзе киләМедицина ярдәме үзе килә
Медицина ярдәме үзе килә

24 апрельдән 28 апрельгә кадәр табибларның күчмә коллективлары Башкортстанның алты муниципалитетында пациентларны кабул итәчәк. “Сәламәтлек поездлары” Иглин, Бөре, Авыргазы, Дуван, Бүздәк һәм Белорет районнары халкын хезмәтләндерәчәк. Бу турыда хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Республика сәламәтлек саклау министры Азат Рәхмәтуллин белдерде.

"Гомумән алганда, 17 апрельдән 19 апрельгә кадәр күчмә коллективлар 5324 кешене кабул итте. Медицина хезмәткәрләре 13 торак пунктта булып 2385 тикшерү үткәрде, шул исәптән 802 флюорография һәм 838 маммография", - дип нәтиҗә ясады узган атнага Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле.

 Башкортстанның ерак районнары пациентлары да 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк "Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясе кысаларында медицина белгечләре тарафыннан тикшереләчәк. Әлеге акция “Сәламәтлек” милли проектын тормышка ашыруга булышлык итә.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас