Республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, "Хәвефсез сыйфатлы юллар" милли проекты булышлыгында Салават шәһәренең Совет һәм Матросов урамнарында ремонт эшләре башланган.
Быел Салаватта гомум озынлыктагы 7 километр ун юл участогы ремонтланачак. Бу үткән елга караганда 1,5 километрга күбрәк. Моннан тыш, Салават каласының сигез урамына вак таш җәеләчәк. Юл эшләре өчен 140 млн. сум бүленгән.
Мәсәлән, быел Төзүчеләр, Островский, Беренче Май, Пархоменко, Зәки Вәлиди, Җиңүнең 30 еллыгы исемендәге һәм Матросов бульваре урамнарында ремонт эшләре башкарылачак. Эшләрне 30 июньгә төгәлләү күзаллана.
"Башинформ" буенча.