Милли проектлар
24 апрель 2023, 09:14

Вакытына өлгертергә вәгъдә иттеләр

"Төзелеш эшләрен тәмамлау һәм аны файдалануга тапшыру өчен кулыгыздан килгән бөтен эшне эшләгез", - диде Радий Хәбиров.

Вакытына өлгертергә вәгъдә иттеләрВакытына өлгертергә вәгъдә иттеләр
Вакытына өлгертергә вәгъдә иттеләр

2021 елдан алып Баймакта сменага 300 кеше кабул итәрлек куәткә ия булган балалар поликлиникасы төзелә. Төзелеш "Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү төбәк программасына ярашлы гамәлгә ашырыла.
Балалар поликлиникасы өчен 417млн. сумнан артык акча бүленгән. Шуның 354 миллион сумы - федераль казнадан. Дүрт катлы бинаның гомум мәйданы 5764 квадрат метр тәшкил итә.
Бүген хөкүмзтнең оператив киңәшмәсендә республика җитәкчесе Радий Хәбиров яңа балалар поликлиникасы 1 декабрьдән эшли башларга тиеш, дип белдерде. "Төзелеш эшләрен тәмамлау һәм аны файдалануга тапшыру өчен кулыгыздан килгән бөтен эшне эшләгез", - диде Радий Хәбиров.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас