

Русия президенты Владимир Путин фәрманына ярашлы, традицион рәвештә дүртенче тапкыр "Хәтер бакчасы" акциясе старт алды. Аның төп максаты - Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр кеше өчен ел саен 27 миллион төп агач утырту. Бу чара быел яңа мәгънә алды һәм ул әлеге вакытта илебез намусын яклаучы геройларга да багышлана.
БР Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов белдерүенчә, өч ел эчендә төбәктә 3,3 милллионнан артык агач утыртылган, акциядә ярты миллионнан артык кеше катнашкан. Ел саен акциягә меңнәрчә кеше кушыла, алар: мәктәп укучылары, кадетлар, волонтерлар, урман тармагы хезмәтчәннәре, студентлар.
Торак пунктларын яшелләндерү эшләре быел республикада 22 апрельдән 22 майга кадәр барачак. Акция кысаларында 700 мең яшь агач үсентесе утыртылачак.
Быел агач утырту эшләренең төп мәйданы урта гасыр һәйкәленә якын урында - Чишмә районының Түрәхан мавзолее тирәсендә булачак. 29 апрельдә биредә 1мең каеннан торган яшь урманга нигез салыначак.
Мәгълүм булуынча, республикада бу эшләр "Экология" милли проектының "Урманнарны саклау" төбәк программасы кысаларында башкарыла.
Фото:vsegda-pomnim.com