Милли проектлар
23 апрель 2023, 04:53

Флюорография үтеп торасызмы?

Сәламәт кешегә елына бер тапкыр флюорография үтәргә киңәш ителә.

Дүртөйле үзәк район дәваханәсенә “РЕНЕКС – Ф5000” флюорография аппараты кайтарылган.

Ул нурланыш диагностикасы бүлеге өчен ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында сатып алынган.

“Күкрәк читлеге флюорографиясе яман шеш, туберкулез һәм үпкә чирләрен ачыклау буенча скрининг тикшерү булып тора. Сәламәт пациентларга елына бер тапкыр флюорография үтәргә киңәш ителә. Яңа аппарат урнаштырылган, персонал тиешле укулар үтте”, – ди дәваханәнең баш табибы вазифаларын башкаручы Гөлназ Сабирова.

Бушлай флюорография үтү өчен участок терапевтыннан юллама алырга кирәк. Аның өчен яшәгән урын буенча поликлиникага мөрәҗәгать итү зарур.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас