

Ерак юлга чыгар алдыннан яңалыклар белән танышу кемгә дә файдага булыр.
Юлларны төзекләндерү эшләре алып бару аркасында, “Урал” М-5 автомобиль юлының Мәскәү-Рязань-Пенза-Самара-Уфа-Чиләбе трассасында 2023 елның 20 апрелендә, 10-13 сәгатьләрдә, Чиләбенең Әшә районындагы 1565-1576 чакрымнарында юл ябылып торачак.
Юл ремонтлау эшләре “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында алып барыла. Ремонт барган юлны урап узу тик җиңел машиналарга гына рөхсәт ителә.
Исегезгә төшерәбез, мондый вакытлы чикләү сәгатьләре һәр атна саен, пәнҗешәмбе көннәрдә, 2023 елның октябренә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: govoritsatka.ru