

“Башкортстан продуктлары” проекты дипломанты продукциясе озакламый Кыргызстан республикасы базарында сатыла башлаячак.
“Башкортстан продуктлары” проекты дипломанты шәхси эшкуар С.Ф. Гөбәйдуллин ның “Маг МАгний” сәүдә маркасы астындагы товары озакламый Кыргызстанда сатыла башлаячак. Килешүләр инде төзелгән.
“Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” милли проекты кысаларында республикада бизнеска зур ярдәм күрсәтелә. “Башкортстан продуктлары” проекты исә урындагы эшкуарлар җитештергән товарларны еракларга тарату һәм популярлаштыру өчен менә дигән мәйдан. Бүгенге көндә 148 дипломантның продукциясе илнең төрле төбәкләрендә танылу алу баруы проектның уңышлы эшләве турында сөйли.
Фото: pravitelstvorb.ru