Милли проектлар
19 апрель 2023, 06:34

Интернатлар төзер өчен өстәмә акча бүленәчәк

Күп төбәкләр, шул исәптән Башкортстан да, 2023-2024 елларда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар төзү максатында өстәмә матди ярдәм алачак.

Интернатлар төзер өчен өстәмә акча бүленәчәкИнтернатлар төзер өчен өстәмә акча бүленәчәк
Интернатлар төзер өчен өстәмә акча бүленәчәк

Берничә төбәк, шул исәптән Башкортстан да, 2023-2024 елларда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар төзү максатында өстәмә матди ярдәм алачак. Бу хактагы карарга Русия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кул куйды.

Мондый матди ярдәмне Адыгея, Бурятия, Ингушетия, Мордовия, Якутия, Хакасия, Чечня, Чувашия, Марий Эл, Тыва Республикалары, шулай ук Вологод, Курск, Калуга, Новгород, Тула, Самара, Ульян, Иркутск өлкәләре алачак. Барлыгы  41 төбәк.

Башкортстанга быел өстәмә 297,5 млн сум бүленәчәк. 2024 елда тагын 19,6 млн сум көтелә.

Эшләр “Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында алып барыла.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас