

Фаил Әхмәтов 2021 елда үз эшчәнлеген башларга ниятли. Ул сарымсак үстерү юнәлешен сайлый, шул ук вакытта үз эшен башлауга төпле әзерләнә, яхшы бизнес-план эшли, аның белән “Аграстартап” грантына конкурста җиңеп чыга.
2,9 млн күләмендә акчаны ул үз хуҗалыгының матди-техник базасын оештыруга юнәлтә. Трактор, дискатор, туфрак кисүче, сарымсак утырту өчен чәчүче, аның рәт араларын эшкәртү өчен җир сөрүче, аны җыю өчен комбайн һәм сарымсак орлыкларын ваклаучы сатып ала.
Грант программасы шартлары буенча, фермер даими нигездә ике эш урыны булдырган. Моннан тыш, чәчү һәм уңыш җыю чорында өстәмә рәвештә өч-дүрт кешене яллый.
Бүген Әхмәтов хуҗалыгында сарымсак мәйданы 1 гектардан артык тәшкил итә. Сарымсакны ярминкәләрдә, шәхси кибетләрдә, шулай ук социаль челтәрләр аша реклама һәм электрон сәүдә мәйданчыклары ярдәмендә сата. Уңышның яхшы өлеше орлыкларга китә, үз чәчүлекләрен киңәйтә. Моннан тыш, фермер иген культуралары үстерү һәм умартачылык белән шөгыльләнә.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда «Агростартап» программасы ил Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.