Милли проектлар
18 апрель 2023, 06:55

Мультфильм күрсәтелде

Дүртөйле районы укучылары өчен «Башкортостан» киностудиясе режиссерыннан мастер-класс оештырылды.

Мультфильм күрсәтелдеМультфильм күрсәтелде
Мультфильм күрсәтелде

Дүртөйле районы Әсән авылының «Мәдәният» милли проектын тормышка ашыру кысаларында төзелгән яңа буын китапханәсе «Урын гение» проектлары һәм «БабичСтудия» иҗади мультмастерскаясы проекты кысаларында эшен дәвам итә, ул Президент Мәдәни инициативалар фондыннан грант ярдәме алган.

Яшь кулланучылар өчен китапханә каршындагы иҗади мультмастерскойда «Башкортстан» киностудиясе режиссер-аниматоры Айгөл Байрамгуловадан мастер-класс узды. Айгөл Байрамгулова Русия Рәссамнар берлеге, ЮНЕСКО халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе әгъзасы булып тора.

"Мультфильмны төшерү чын сихер белән чагыштырырлык, беренче күрсәтүне күргәч, бу могҗизаның катнашучысы булуына шатланасың. Ә бүген Айгөл Азамат кызы белән очрашудан соң мин рәссам-аниматор булырга теләдем», - дип билгеләп үтте Әсән урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Динияр Ситдыйков.

Әлеге чара “Мәдәният” милли проекты кысаларында оештырылып, проектының үзәгендә бөтен ил буенча мәдәни кыйммәтләр булдыруда катнашу мөмкинлекләрен һәм мәдәни байлыкларны арттыру. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар 2019 елда старт алды.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас