

Башкортстанның кош фабрикалары беренче кварталда Казахстанга экспортка бер миллион 877 меңнән артык инкубацион йомырка җибәргән.
Россельхознадзорның республика буенча идарәсенең РФ Дәүләт чигендә һәм транспортта ветеринария күзәтчелеге бүлеге белгечләре барлык партияләрне җибәргәнче контрольдә тоткан. 25 экспорт партиясеннән сайлап алынган үрнәкләр лаборатория тикшеренүләрен тулы күләмдә узган һәм ЕАЭС таләпләренә туры килә. Продукциягә Таможня берлегенең ветеринария сертификатлары бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, илдә Президент Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты гамәлгә ашырыла, аның нәтиҗәсе булып агросәнәгать комплексы продукциясен чит илләргә сату күләменә 45 млрд долларга чыгару булырга тиеш.