

Уфаның картон пакетлар җитештерү оешмасы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектында катнаша башлаган.
Башкортстан Республикасында картон пакетлар җитештерүче «ВЭЙ Пак» оешмасы Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектына кушылды. Бу хакта РЦК җитәкчесе Романец Виктор Викторович хәбәр итте.
- Илкүләм проектны тормышка ашыру максаты-предприятиедә алдагы өч елда хезмәт җитештерүчәнлегенең ел саен 5% үсешенә ирешү. «ВЭЙ Пак» компаниясе республикада милли проектның 153 нче катнашучысы булды һәм ярты ел дәвамында, РЦК экспертлары ярдәме белән, үз җитештерүендә сакчыл технологияләр кертәчәк. Бу процессларны оптимальләштерү һәм җитештерүгә сарыф ителгән вакытны кыскарту исәбенә хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип сөйләде Виктор Викторович.
Компания тартмалар, стаканнар, капкачлар һәм төрле брендлы пакетлар җитештерә. Бу оешмада 100 кеше эшли. Компаниянең җитештерү-склад комплексының гомум мәйданы, җитештерү, материаллар склады, әзер продукция склады белән бергә 3000 кв.м тәшкил итә.