Милли проектлар
17 апрель 2023, 07:27

Тавыш бирү башланды

Тавыш бирү башландыТавыш бирү башланды
Тавыш бирү башланды

Русиядә төзекләндерү өчен территорияләрне сайлап алу буенча тавыш бирү башланды.

15 апрельдә «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында 2024 елда төзекләндерү өчен җәмәгать территорияләрен сайлап алу буенча Бөтенрусия тавыш бирү башланды.

Тавыш бирү җиде атна дәвамында – 15 апрельдән 31 майга кадәр шушы платформада узачак: 2.gorodsreda.ru.

2022 елда рейтинг тавыш бирүдә 566 меңгә якын Башкортстан кешесе катнашкан. Активлык буенча лидерлар булып Октябрь һәм Стәрлетамак шәһәрләре, Бишбүләк һәм Дүртөйле районнары тора.

Республикадан Гомумрусия платформасында барлыгы 122 объект тәкъдим ителгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас