Милли проектлар
17 апрель 2023, 05:39

Тагын бер хастаханә заманча УЗИ аппаратлы булды

Тагын бер  хастаханә заманча УЗИ аппаратлы булдыТагын бер  хастаханә заманча УЗИ аппаратлы булды
Тагын бер хастаханә заманча УЗИ аппаратлы булды

Югары Яркәй үзәк район хастаханәсе поликлиникасы ике заманча ультратавыш диагностикасы аппараты алды, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгында.

Яңа җиһазлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү буенча төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә сатып алынган. Программаның максаты-авылларда һәм шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен беренчел медицина-санитар ярдәмнең мөмкинлеген һәм сыйфатын яхшырту.

"УЗИ-аппаратлар ярдәмендә ашказаны, эч, сөт бизләре, лимфа төеннәре, бөерләр һәм башка органнар тикшерелә, — дилеләр Сәламәтлек саклау министрлыгында. - Яңа җиһазлар халыкка медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын югалтмыйча, кыска вакыт эчендә ультратавыш тикшеренүләрен башкарырга мөмкинлек бирә. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас