

Ул 1650 урынга исәпләнгән.
Башкалабызның Инорс микрорайонында В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында ачылган 51нче мәктәп Идел буе федераль округында иң зур белем учагы. Ул 1650 урынга исәпләнгән.
Мәктәп март аенда төзелеп бетте. Ә инде апрель ае башында 1 445 укучы анда белем ала башлады.
Дүрт катлы яңа мәктәп лабораторияләр һәм остаханәләр, башлангыч сыйныфлар корпусы, спорт блогы, ашханә, 490 кешелек актлар залы, хәтта балалар бакчасын да үз эченә алган төп белем бирү йортын тәшкил итә. Белем учагы директоры Ирина Николаева Калинин районында урнашкан 51санлы мәктәпнең Уфада иң өлкән белем учагы булуын белдерә. Аңа 1936 елда нигез салынган. Ул вакытта Черниковск аерым шәһәр булып торган. Мөгаллимнәр бай тәҗрибәне саклап килә. Аннан тыш, 51нче мәктәп Русия машина төзүчеләр Берлегенең ассоцияләштерелгән мәктәбе һәм М. Акмулла исемендәге БДПУның эксперименталь мәйданчыгы булып тора. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров уку йортында булды. Анда уку сыйныфлары, медицина пункты, ашханә, спорт залларын карап чыкты.
Яңа мәктәпнең спорт үсеше өчен өлешендә «Za самбо» һәм «Спорт көрәшен – мәктәпләргә» федераль проекты кысаларында көрәш дисциплиналарын кертергә тәкъдим итте.
Мәктәптә балаларның киңкырлы үсеше өчен кирәкле корылмалар һәм заманча җиһазлар урнаштырылган.
Уку сыйныфларындагы җиһазлар республикада җитештерелгән. Җиһазлар өчен 231 млн сум акча юнәлтелгән.
Башкортстан Башлыгы голография кабинеты, остаханәләр, иҗади түгәрәкләр белән танышты, укытучылар, укучылар белән аралашып, хөрмәтле кунаклар китабында язу калдырды.
– Мин чынлап та зур канәгатьлек алдым. Бу искиткеч мәктәп. Укытучыларга, бөтен хезмәт коллективына рәхмәт белдерәм. Сез бик тә гади булмаган эшне эшлисез. Бөтен республика моңа зур хөрмәт белән карый, – диде Радий Хәбиров.