

Республикада Мәскәү-Казан-Екатеринбург М-12 трассасының өлеше булган М-7 “Идел” трассасының 65 километрлы өлеше төзелеше дәвам итә. Юл төзүчеләр иң мөһим этапларның берсе - инновацион технологияләр кулланып, көпшәк туфракны ныгыту эшләре алып баралар.
2022 елның октябрендә төзелә башлаган юлның яңа өлеше Мәскәү-Казан-Екатеринбург югары тизлекле маршрутның бер өлеше һәм M-7 трассасының булган юнәлешенең резерв өлеше булачак. Хәзер ул республиканың биш торак пункты аша уза, бу анда яшәүчеләргә зур уңайсызлык тудыра. Яңа юл авылларны урап узып төзелә. Төзелеш барган урында сазлыклар күп. Сазлыклы җир алдынгы технологияләр ярдәмендә ныгытыла. Моның өчен инновацион Vibroflot машинасы кулланыла.
Гомумән алганда, объектны төзүдә 600 кеше һәм 350 техника катнаша. Төзелешне тәмамлау 2024 елга планлаштырылган.
Чыганак: ufa.rbc.ru