Милли проектлар
14 апрель 2023, 00:57

Чиста һәм сыйфатлы су эчәчәкләр

Башкортстанда 8 торак пунктның су белән тәэмин итү камилләштереләчәк.

Чиста һәм сыйфатлы су эчәчәкләрЧиста һәм сыйфатлы су эчәчәкләр
Чиста һәм сыйфатлы су эчәчәкләр

2023нче елда, Башкортстан территориясендә, “Чиста су” федераль проекты нигезендә, 8 үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү корылмасы төзү һәм куллану планлаштырыла. Алар арасында: Раевка авыл Советы биләмәсендә һәм Бөре шәһәрендә су чистарту системасы төзелеше, Бүребай авылы, Мраково авылы һәм Сергеевка авылы өчен су белән тәэмин итү системасы төзелеше, Уфаның “Цветы Башкирии”авылында һәм Новонагаево авылында су үткәргечләре, шулай ук ​​Туймазы шәһәре янындагы Райман авылына су үткәргече.

“Чиста су” федераль проекты “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм Русия Федерациясе гражданнарын югары сыйфатлы су белән тәэмин итүгә юнәлтелгән.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас