Милли проектлар
13 апрель 2023, 04:40

Онлайн тавыш бирүдә катнашыгыз!

Былтыр рейтинг- тавыш бирүдә республиканың 566 мең кешесе катнашкан.

Онлайн тавыш бирүдә катнашыгыз!Онлайн тавыш бирүдә катнашыгыз!
Онлайн тавыш бирүдә катнашыгыз!

15 апрельдән Башкортстанда 2024 елда җәмәгатьчелек территорияләрен төзекләндерү буенча бөтенрусия онлайн-тавыш бирү башлана. Төзекләндерү эшләре "Торак һәм кала мохите" милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Былтыр рейтинг- тавыш бирүдә республиканың 566 мең кешесе катнашкан. Бу эштә Октябрьск һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә, Бишбүләк һәм Дүртөйле районнарында яшәүчеләр активлык күрсәткән.
Мәсәлән, былтыр Әлшәй районында яшәүчеләрнең активлыгы аркасында Раевка авылында буш яткан урында медицина хезмәткәрләре исемендәге яңа парк калкып чыккан. Бүген паркта балалар уен мәйданы, ял итү зонасы, спорт йөреше өчен җәяүлеләр юлы, туп белән уйнар өчен йомшак түшәмәле универсаль мәйдан, воркаут-зона бар. Шулай ук 12 яшьтән зурраклар өчен урам спорт комплексы да ясалган.
Быел биредә төзекләндерү эшләренең икенче этабы дәвам итәчәк. Атап әйткәндә, зурлар өчен физкультура тренажерлары урнаштырылачак.
Тавыш бирүдә 14 яшьтән алып гражданнар катнаша ала. Онлайн- тавыш бирү 31 майга кадәр барачак.
Билгеле булуынча, "Торак һәм шәһәр мохите" милли проекты Русия Федерациясе президенты Владимир Путин фәрманы буенча тормышка ашырыла.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас